news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ике тапкыр прививка ясату коронавируска каршы иммунитет барлыкка китерә

Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.

Ике тапкыр прививка ясату коронавируска каршы иммунитет барлыкка китерә

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда COVID-19 коронавирусына каршы бөтен теләгән кешегә вакцинация үткәрелә. Бүгенге көнгә инде 50 меңгә якын кеше прививка ясаткан. Иммунитет формалашсын өчен аны ике тапкыр ясатырга кирәк.

Шул чакта иммунитет озак вакытка формалаша. Икенче тапкыр вакцина 21 көннән соң ясала.

Белгечләр аңлатканча, вакцина кешедә була торган аденовирусның рекомбинант кисәкчәләреннән гыйбарәт. Аның составындагы S-аксым протеины коронавирус тышчасында да бар. Нәкъ шуңа карата иммунитет барлыкка килә.

Вакцина составында коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына COVID-19 белән чирләп китү мөмкин түгел.

Иммунитет формалашкан беренче чорда сакланырга кирәк: җәмәгать урыннарына бармаска, салкында туңып йөрмәскә, битлек кияргә.

Коронавируска каршы иммунитет икенче вакцинациядән соң 3 атна үткәч барлыкка килергә тиеш.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100