news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галим Covid-19 вирусыннан «киләчәк вакцинасы» турында сөйләде

Вирусның мутацияләве үлем очракларына түгел, ә чирнең таралуына тәэсир итә.

Галим Covid-19 вирусыннан «киләчәк вакцинасы» турында сөйләде
Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Дөньяда тарала торган коронавирус мутацияләре үлемгә китерми, ә аның таралу тизлегенә йогынты ясый. Шуңа күрә киләчәктә авыруның җиңел һәм симптомсыз рәвешләренә каршы көрәшкә юнәлдерелгән вакцина барлыкка киләчәк.

Галим-вирусолог — медицина фәннәре докторы, фәнни хезмәткәр, Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәннәре фәнни үзәге хезмәткәре Анатолий Альтштейнга сылтама белән бу хакта«Известия» хәбәр итә. 

«Киләчәк, минемчә, нәтиҗәле тере вакцина булдыру белән бәйле. Әмма бу шактый еллар дәвам итәчәк, мондый технология буенча препаратны тиз генә эшләп булмый. Бу вакцинаны вирус вариантына яки аның симптомсыз яки җиңел симптомнарга бәйле булган берничә вариантына таянып эшлиләр», — дип аңлата ул.

Галим сүзләренчә, вирусның яңа вариантлары барлыкка килү аның үрчү өчен кеше иммунитетындагы шартларга җайлашырга омтылуы белән бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100