news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның «омикрон» штаммы кемнәргә куркыныч түгел икәне билгеле

Табиб фикеренчә, коронавирусның яңа штаммын йоктырган кешеләр өйдән чыгарга тиеш түгел.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирусның «омикрон» штаммы иммунитеты көчле респиратор авыруларга бирешми торган кешеләр өчен куркыныч түгел, Бу хакта «Вечерняя Москва»га биргән интервьюсында табиб һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Александр Мясников белдерде, дип яза РИА Новости.

Табиб белдергәнчә, халыкның 60-70 проценты яңа штаммны йоктырачак. «Бары тик генетик яктан инфекцияләргә бирешми торган кешеләр һәм ОРЗ эләктермәс өчен көчле иммунитетлары булган кешеләр генә авырмыйчак», — диде Мясников. Ул «омикрон»ны кискен респиратор авырулар рәтенә кертә.

Табиб фикеренчә, коронавирусның яңа штаммын йоктырган кешеләр өйдә калырга тиеш. Әгәр хастаханәгә барсалар, алар «дельта» штаммын эләктерергә мөмкин. «Шуңа күрә „омикрон“ белән авыручыларны өйдә изоляцияләргә кирәклеген аңлау бик мөһим. Мин дәваларга кирәк дип әйтмим, чөнки ОРЗ дәваланмый. Ике-өч көнгә изоляцияләү генә», — дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100