news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән

30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 97 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә 97 кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе булуы ачыкланган. Биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«30 кеше хастаханәгә озатылган, 67 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (32 кеше) һәм 50-60 яшь (23 кеше) аралыгында. Шул ук вакытта, әлеге чирне эләктергән пациентлар арасында балигъ булмаган бер бала да бар, 90 яшьтән өлкәнрәк кешеләр юк.

Казанда – 48, Чаллыда – 11, Питрәч районында җиде очрак ачыкланган. Бер көн эчендә коронавирус очраклары 21 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 832 очрагы ачыкланган, 11 263 кеше (шуларның 63е – узган тәүлектә) терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot