news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавирус белән авыручыларның төп хатасын әйтте

Табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте.

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Табиб һәм телетапшырулар алып баручы Александр Мясников үзенең телеграм-каналында коронавирусны өйдә дәвалаудагы төп хатаны атады. Аның ахыры үлем белән тәмамланырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Табиб коронавирус инфекциясенең ОРЗ категориясенә керүен искәртте.

«КОВИД-ОРЗ – теләсә нинди ОРЗ кебек үк үзеннән-үзе уза торган авыру. Ул ярдәмче чаралар күрүне генә таләп итә», - дип искәртте ул.

Аның сүзләренчә, хәтта коронавирус йоктырган кайбер табиблар да еш кына өзлегүләрне булдырмас өчен нинди дарулар кабул итәргә кирәклеген аңларга тырыша.

Мясников әйтүенчә, кайберәүләр коронавирустан өйдә дәваланганда гормональ препаратлар һәм антибиотиклар эчәргә киңәш итә. Аның сүзләренчә, болай эшләргә һич тә ярамый.

«Биредә ныклык күрсәтү мөһим. Куркып калган пациент, файдадан бигрәк күп бәла китерү ихтималын да аңламыйча, үзен дәвалауларын таләп итә. Өй шартларында ОРЗны дәвалау өчен хастаханәдә вируслы пневмонияне дәвалаганда кулланыла торган препаратларны кабул итәргә ярамый! Моның ахыры хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин!», - дип ачыклык кертте Мясников.

Шунлыктан табиб җиңелчә һәм калорияле ризыклар белән тукланырга, сыеклыкны күп эчәргә, шулай ук температураны төшерә торган дарулар кабул итәргә киңәш итте. Моннан тыш, авыруга тынычлык һәм түземлек кирәк. Табиб витаминнар һәм микроэлементларга, шулай ук борынга тамыза торган интерфероннарга игътибар бирергә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100