news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Терапевт Татарстанда яшәүчеләрне Яңа ел алдыннан экспресс-диета кулланудан кисәтте

Катгый диета һәм азык-төлеккә чикләүләр бары организмнан сыеклыкны гына чыгарачак, май беркая да китмәячәк.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Яңа ел алдыннан авырлыкны тиз арада ташларга ниятләү сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин. Бу хакта республиканың оператив штабының туры эфирында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча баш белгеч Люция Фәйсханова сөйләде.

«Мин төрле экспресс-диеталардан кисәтергә телим, чөнки мондый тиз диеталарның барысы да организмнан мөмкин кадәр сыеклык чыгаруга юнәлтелгән. Май күзәнәкләре хисабына кыска вакыт эчендә ябыгу мөмкин түгел», — дип искәртте табиб.

Катгый диета һәм азык-төлеккә чикләүләр бары организмнан сыеклыкны гына чыгарачак, май беркая да китмәячәк.

Терапевт туклануыңны балансларга, артык ашамаска һәм организмда сыеклыкны тоткарлый торган продуктларны чикләргә кирәклеген әйтте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100