news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Вируслы инфекция сәбәпле, Татарстанда ун меңнән артык укучыны дәрестән азат иткәннәр

Иртән укучыларның температурасын үлчиләр.

Вируслы инфекция сәбәпле, Татарстанда ун меңнән артык укучыны дәрестән азат иткәннәр
Михаил Захаров

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Ел башыннан алып, тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) симптомнары яки температура булу сәбәпле, ун меңнән артык укучыны мәктәпкә кертмәгәннәр. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Ел башыннан алып 10 047 бала дәресләрдән азат ителгән», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Узган тәүлектә Татарстан мәктәпләренә 100 укучыны кертмәгәннәр, дип ачыклык кертте Любовь Авдонина.

Иртәнге якта Татарстан мәктәпләрендә укучылар мәҗбүри фильтр уза, анда тән температурасын үлчиләр һәм тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) симптомнарын тикшерәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot