news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган

Узган тәүлектә республикада яшәүче 89 кеше терелгән.

Татарстанда коронавирус йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның тагын 91 яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 91 яңа очрагы ачыкланган. Шулай итеп, барлыгы 11 784 очрак теркәлгән», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, белгечләр бер тәүлектә ковидка 8 244 тест ясаган. Татарстанда авырулар белән элемтәдә булган 1733 кеше табиблар күзәтүендә тора.

Республикада коронавирустан барлыгы 10 340 кеше (узган тәүлектә — 89 кеше) терелгән, диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100