news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Прививкалы кеше ковид белән чирләгән очракта QR-код вакыты гамәлдән чыгарыла

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, QR-код коронавируска каршы вакцинация ясаганнан соң бер ел, ә авырудан соң — ярты ел гамәлдә санала.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы үз боерыгы белән Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация турындагы сертификат формасын раслады.

Боерык нигезендә QR-код коронавируска каршы вакцинация ясаганнан соң бер ел гамәлдә, ә авырудан соң — ярты ел. Әгәр прививкалы кеше авырып китсә, вакциналаштыру турындагы сертификатның срогы гамәлдән чыгарылачак. Моны раслаучы документ Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында урнаштырылган.

«QR-кодта түбәндәге мәгълүматлар бар: препаратны куллану инструкциясе нигезендә, яңа коронавирус инфекциясенә (Covid-19) каршы вакцинация тәмамлану көне; яки Covid-19 - яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган авырудан савыгу датасы; кодның гамәлдә булу вакыты», — диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы документында.

Россиядә прививка ясау кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путин вакцинациянең мөһимлеге турында берничә тапкыр искәртте һәм коронавируска каршы Россия препаратларының югары нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын билгеләп үтте.

Ил хөкүмәте транспорт, кибет һәм кафеларга керү өчен QR-кодлар турында закон проектларын Дәүләт Думасына кертте. Парламентның түбән палатасы аларны декабрьдә карарга планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot