news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 22 меңгә якын яңа очрагы теркәлгән

Бер тәүлек эчендә 411 пациент үлгән, 18 735 кеше терелгән.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 21 983 яңа очрагы ачыкланган, бер тәүлек эчендә 411 пациент үлгән, 18 735 кеше терелгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

«Соңгы тәүлектә Россиянең 85 төбәгендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенең 21 мең 983 очрагы теркәлгән, шуларның 5 мең 494ендә (25 процент) клиник билгеләр юк», - диелә штаб хәбәрендә.

Барлыгы 18 735 кеше терелгән. Бу – Россиядә эпидемия башланганнан алып бер тәүлек эчендә терелгән пациентлар саны буенча иң зур күрсәткеч.

news_right_1
news_right_2
news_bot