news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ихтыяҗ кисәк үсүгә бәйле рәвештә дару җитештерү күләме арткан

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында искәртүләренчә, илдә дару куллану күләме 15 тапкыр арткан.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең дару җитештерүчеләре куәтләрен максималь рәвештә арттырган. РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров «Россия 1» каналы эфирында шулай дип белдерде.

«Бүген барлык җитештерүчеләр дә куәтләрен максималь рәвештә арттырды. Урыннардан вазгыятьнең яхшыруы турында хәбәрләр килә инде», - дип искәртте министр.

Аның сүзләренчә, Россиядә дару куллану күләме 15 тапкыр арткан.

Препаратларга ихтыяҗ арту сәбәпле, Хөкүмәт каршындагы Координация советы утырышында дарулар һәм медицина эшләнмәләрен теркәү буенча гадиләштерелгән системаны 2022 ел башына кадәр озайттылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100