news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-авырулар белән аралашкан кешеләр тест ясамыйча гына изоляциядән китә ала

Элегрәк инфекция йоктырган кеше белән аралашканнан соң, 8-10нчы көндә коронавируска мәҗбүри тест таләп ителә иде.

Covid-авырулар белән аралашкан кешеләр тест ясамыйча гына изоляциядән китә ала

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән аралашкан кешеләр 14 көнлек изоляциядән соң ПЦР-тест үткәрмичә генә чыга алачак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Элегрәк, әгәр син авыру белән аралашкан булсаң, ПЦР-тест ясату мәҗбүри иде. Хәзер исә аны авыру симптомнары булган очракта гына ясатырга кирәк.

Симптомнар күзәтелмәгән очракта, 14 көннән соң изоляциядән китәргә мөмкин, дип аңлатты Авдонина.

Шунысын да искәртик: «авыру белән аралашкан» дип табылганнан соң республикада яшәүчеләрне табиблар үз күзәтүе астына ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot