news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр коронавирусның катлаулы формалары саны арту сәбәбен аңлатты

Татарстанда авыруларның гомуми саны структурасында яңа коронавирус инфекциясе даими рәвештә 3,5 процент тәшкил итә.

Белгечләр коронавирусның катлаулы формалары саны арту сәбәбен аңлатты
Владимир Васильев

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенең катлаулы формалары саны арткан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Ноябрьнең беренче ике атнасында коронавирус белән авыручы 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр саны (октябрьнең шул чоры белән чагыштырганда) 1,5 тапкыр арткан. Шулай ук коронавирусның авыр формалары белән чирләүчеләр арткан, бигрәк тә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр каты авыруын аңларга кирәк», — диде спикер.

Любовь Авдонина сүзләренчә, табибларга соң мөрәҗәгать итү һәм үз-үзеңне дәваларга маташу да чирнең катлаулы формалары артуда үз ролен уйный.

«Covid-19 белән авыручылар өлеше артмаган һәм гомуми авырулар саны структурасында 3,5 процент кына тәшкил итә», — диде ведомство җитәкчесенең урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100