Белгеч коронавирустан өйдә дәваланган вакытта иң еш җибәрелә торган хатаны атады

Антибиотикларны бары тик табиблар гына билгели ала, дип искәртте медицина фәннәре докторы.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирусны дәвалаган вакытта антибиотиклар кабул итү – үзеңне-үзең дәвалаганда иң еш җибәрелә торган хата. Мондый даруларны бары тик табиб кына билгели ала, аларны контрольсез куллану аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Сеченов университетының госпиталь терапия кафедрасы профессоры, медицина фәннәре докторы, профессор Сергей Яковлев сүзләренчә, коронавирус – ул вируслы инфекция, аны дәвалаганда антибиотиклар куллану бернинди нәтиҗә дә бирмәячәк. Контрольсез кулланган вакытта мондый препаратлар еш кына тискәре нәтиҗәләргә китерә һәм микробларның аларга карата тотрыклылыгын формалаштыра.

Антибиотиклар куллану турындагы карарны табиб кына кабул итә ала, дип искәртте Яковлев. «Бу авырый башлаганнан соң җиде-ун көн эчендә була. Антибиотикларга ихтыяҗ бармы-юкмы икәнлеген табиб кына хәл итә. Әгәр ул язып биргән икән, кабул итәргә кирәк», - диде профессор.