Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коронавирустан вакцинация счетчигы эшли башлады
Стопкоронавирус.рф порталындагы авырулар һәм вакцинация ясатучылар турындагы мәгълүмат 7 көн саен үзгәрәчәк.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Стопкоронавирус.рф порталында коронавирустан вакцинация счетчигын һәм илдә эпидемиологик вәзгыять картасын эшләтеп җибәрделәр. Андагы мәгълүмат көн саен яңартылачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Бүгенге көннән башлап стопкоронавирус.рф мәгълүмат ресурсларында ике блок мәгълүмат бастырылачак. Бу вакцинация ясатучылар һәм коллектив иммунитетка ирешү турындагы мәгълүматлар, шулай ук тулаем Россия буенча да, төбәкләрдә дә эпидемиологик вәзгыять буенча карта», — диде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова.
Вице-премьер сүзләренчә, вакцинацияләү турындагы мәгълүмат һәм карта РФ субъектлары буенча авыруларның уртача атналык саныннан һәм вакцинация буенча тупланган мәгълүматлардан чыгып, һәр 7 көн саен үзгәрәчәк.
Ул коронавирустан прививка ясатучылар турындагы мәгълүмат «Беренче компонент белән вакцинация» һәм «Тулысынча тәмамланган вакцинация» дигән ике графада күренүенә игътибар итте.
Картаның төсләр индикациясе биш критерий белән аңлатыла: 100 мең кешегә авыручылар саны, 100 мең кешегә тест үткәрү, коллектив иммунитет дәрәҗәсе, үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) белән урыннар саны, ковидлы авыруларның койка фондының нормадан тыш тулу булуы.
Мисал өчен, теге яки бу субъектның кызыл төсе төбәктә 100 мең кешегә коронавирусның 150 дән артык ачыкланган очрагы яки тест ясаучыларның саны түбән булуын аңлата. Ә төбәкнең картадагы яшел төсе биредә авырулар дәрәҗәсе бер атна эчендә 100 мең кешегә уртача 30 очрактан түбән булуын күрсәтә, шулай ук төбәктә коронавируслы инфекция белән вәзгыятьне тотрыкландыруның калган дүрт критериена ирешелгәнлеген хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз