news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Южный» күңел ачу комплексында вакцинация пункты яңадан эшли башлады

Анда «Спутник V» һәм «Спутник Лайт»тан тыш, грипптан «Ультрикс» вакцинасын да ясатырга мөмкин.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Җиңү проспектындагы «Южный» сәүдә-күңел ачу комплексында вакцинация пункты яңадан эшли башлады.

Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда аерым ишектән керергә мөмкин. Шул сәбәпле, кергәндә QR-код кирәкми. Анда ковидтан беренче компонентны да, шулай ук икенчесен дә ясатырга була.

Биредә «Спутник V» һәм «Спутник Лайт»тан тыш, грипптан «Ультрикс» вакцинасын да ясатырга мөмкин.

Мобиль пункт көн саен 10:00–20:00 сәгатьләрдә эшли. Үзегез белән паспорт һәм СНИЛС яки мәҗбүри медицина иминияте полисын алып килергә кирәк.

Ленин исемендәге мәдәният йортындагы вакцинация пункты эш графигын үзгәртте. Хәзер анда дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8.00-19.00 сәгатьләрдә кабул итәрләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100