news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанга курортлардан 37 турист коронавирус инфекциясе алып кайткан

Алар – Кубань, Кырым, Ставрополь крае, шулай ук Төркия курортларында ял иткән кешеләр.

Татарстанга курортлардан 37 турист коронавирус инфекциясе алып кайткан

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республикада яшәүче 37 кеше курортлардан Татарстанга яңа коронавирус инфекциясе алып кайткан. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бер атна эчендә читтән кертелгән очраклар артты, мин биредә Россия Федерациясе һәм Төркия курортларыннан инфекция йоктырып кайтучыларны күздә тотам. Бүгенге көндә алар 37 – барысы да олылар», - дип искәртте спикер.

Краснодар краеннан – 14, Кырымнан – 9, Ставрополь краеннан — бер, Төркиядән 13 кеше Татарстанга коронавирус йоктырып кайткан.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре бер тәүлек эчендә 49 һава судносын тикшергән, аларның унысы Төркиядән кайткан. Җитәкче урынбасары сүзләренчә, 7 358 пассажир тикшерелгән, температурасы югары булган һәм ОРВИ билгеләре күзәтелгән гражданнар ачыкланмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot