Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирусның 39 яңа очрагы ачыкланган
Республикада пандемия башланганнан бирле барлыгы 7 мең 731 коронавирус белән зарарлану очрагы теркәлгән.
(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 39 очрагы теркәлгән. Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 39 яңа очрагы теркәлгән. Шулай итеп, Татарстан Республикасында барлыгы - 7 мең 731 очрак», - дип хәбәр итте спикер.
Авдонина сүзләренчә, тәүлек эчендә төбәктә коронавируска 6,4 мең ПЦР-тест үткәрелгән.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков бер көн эчендә республиканың 18 кешесе коронавирустан дәваланды, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз