news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Россиядә Covid-19 вазгыяте тотрыклануны фаразлады

Хәзерге вакытта хастаханәдәге пациентлар саны майга караганда азрак, сәламәтлек саклау системасы йөкләнешне күтәрә ала.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавиурс инфекциясе вазгыяте ике атнадан тотрыкланачак. Табиб-педиатр, инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков шундый фараз ясады. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Яңа очраклар арту ике атна чамасы дәвам итәчәк, дип саный белгеч.

Кичә Россиядә Covid-19 инфекциясенең яңа очраклары буенча антирекорд куелды. Бер көндә Россиядә яшәүче 15 150 кеше чир йоктырган, ә пандемия башланганнан алып 1,3 миллионнан артык ковид йоктыру очрагы ачыкланган.

«Ноябрьдән эпидемия фаразлары буенча тотрыклылык урнашырга тиеш. Тагын ким дигәндә ике атна дәвам итәчәк. Октябрь ахырына кадәр авыручылар артачак. Аннары тотрыклылык урнашачак, алга таба 3-4 айда авыручылар кимиячәк», — диде Тимаков.

Аның сүзләренчә, авыручыларның саны арту коронавирус инфекциясенә күмәкләп тест узу сәбәп булган. Май аенда көнгә 1,6-1,8 мең кешене хастаханәгә салсалар, хәзер бу сан 1,2 мең чамасы тәшкил итә.

«Хастаханәдә ятучылар санына карарга кирәк. Теге вакытта сәламәтлек саклау өлкәсе дәвалап өлгерә алды һәм хәзер дә шулай. Бу саннарны бутарга ярамый», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100