news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирусның симптомсыз узуын ничек ачыкларга икәнен аңлаттылар

Сездә авыру бармы-юкмы икәнлеген компьютер томографиясе ярдәмендә ачыкларга мөмкин.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы еш кына симптомсыз уза. Шулай да авыруның кайбер билгеләре үзен сиздермичә калмый. «Вакцина.ру» проектының әйдәп баручы белгече, табиб-биофизик Нелли Соседова шулар хакында сөйләде. Бу турыда Sputnik радиосы хәбәр итә.

«Кайбер кешеләр вакытлыча ис сизү тойгысын югалта һәм тәм тоймый, әмма башка симптоматика юк. Тагын бер критерий – әгәр әйләнә-тирәгездә кемдер әлеге чир белән авырган икән, үз-үзеңне тыңларга кирәк. Өченчедән, антитәнчекләргә иммунохроматографик тест ясату зарур», - диде табиб.

Антитәнчекләрнең булуы кешенең инде коронавирус белән авыруын һәм хәзерге вакытта чирне яңадан йоктыра алмавын күрсәтә, дип өстәде Соседова.

Моннан тыш, сездә авыру бармы-юкмы икәнлеген компьютер томографиясе ярдәмендә ачыкларга мөмкин. Табиб билгеләп үткәнчә, пневмония вакытында температура бөтенләй күтәрелмәскә мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк симерү чиреннән интеккән кешеләрнең коронавирусны җиде мәртәбә авыррак кичерүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100