news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирустан тагын бер нәтиҗәле дару уйлап тапкан

Препаратының нәтиҗәлелеге хомякларда расланган.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Галимнәр коронавирустан тагын бер нәтиҗәле препарат – микробка каршы дару уйлап тапкан. Ул ашказаны җәрәхәте һәм бактерицидлы инфекциядән ярдәм итә. Бу турыда Гонконг университеты тикшеренүләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

MedicalXpress хәбәр иткәнчә, ранитидин висмут цитрат (RBC) препаратының нәтиҗәлелеге хомякларда расланган.

Тикшеренү мәгълүматлары буенча, RBC препаратының селектив индексы югары, цитоагуы түбән. Бу аның коронавирустан дәвалану өчен тагын бер дару икәнен аңлата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100