news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның 17 районына 21 ашыгыч ярдәм машинасы кайтып китте

«Ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләрнең юлы җиңел булсын. Кешеләр гомере, сәламәтлеге аларның йөртү осталыгыннан да тора», — диде Татьяна Ларионова.

Татарстанның 17 районына 21 ашыгыч ярдәм машинасы кайтып китте
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 17 районына 21 яңа ашыгыч ярдәм хезмәте машиналары тапшырылды.

Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Арча, Балтач, Буа, Бөгелмә, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Саба, Сарман, Чистай, Ютазы районнары хастаханәләренә яңа машиналар тапшыру тантанасы Ирек мәйданында узды.

«Республикада күркәм традицияләр күп. Шуларның берсе сәламәтлек саклау учреждениеләрен транспорт белән тәэмин итү. Бу халкыбызга вакытында медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә, Сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт. Федераль хакимият органнары ярдәме белән без тармакны кирәкле транспорт белән баеттык», — диде чыгышында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.

Ул республика сәламәтлек саклау оешмаларына быел 413 автомобиль тапшырылганын искәртте. «Бүген чираттагы машиналар бирелә. Шушы авыр вакытта да сезнең эш күләме бик зур, кешеләрне коткарасыз, сез алдынгы сафта. Йокысыз төннәрегез, фидакяр, намуслы хезмәтегез өчен сезгә ихлас рәхмәт. Машина йөртүчеләрнең юлы җиңел булсын. Кешеләр гомере, сәламәтлеге аларның йөртү осталыгыннан да тора», — диде Татьяна Ларионова.

Яшел Үзән район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Гүзәл Шәмсетдинова җавап сүзен әйтте. «Заманча җиһазланган бу машиналар авыруларны хастаханәгә вакытында китереп җиткерү өчен бик кирәк», — диде.

Ютазы районыннан Айрат Гыйльманов ашыгыч ярдәм хезмәте машинасын йөртүче булып әле күптән түгел генә урнашкан. «Эш вакытында төрле хәлләр була. Төнлә дә чыгарга туры килә. Бу машиналар безгә бик кирәк», — диде ул.

Чистай Үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте машинасын йөртүче Эмиль Гатин тармакта җиде ел эшли.

«Бик ашыгыч рәвештә барып җитәргә кирәкле очраклар күп була. Аллаһка шөкер, авыруларны вакытында китереп җиткерәбез. Юлда инфаркт очраклары булганы да бар, кислород, ясалма сулыш вентиляциясе астында да китергән булды, шөкер, минем эш тәҗрибәсендә юлда үлүчеләр булмады. Миңа эшем бик ошый. Кешеләргә ярдәм итәргә яратам», — диде.

15 сентябрьгә Татарстанга барлыгы «Газель Некст» маркалы 19 һәм «УАЗ Патриот» маркалы 2 машина кайтарылган. РФ Хөкүмәте карары белән Татарстан өчен барлыгы 25 яңа машина каралган. Алар барысы да хастаханәгә китерелгәнче пациентка кичектергесез ярдәм күрсәтү җайланмалары белән җиһазланган.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100