news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркия ил территориясенә Россия гражданнарын кертү кагыйдәләрен яңартты

Яңа кагыйдәләр 14 сентябрьдән гамәлгә керде.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Алинә Фәйзрахманова). Төркия ил территориясенә Россия гражданнарын кертү кагыйдәләрен яңартты. Хәзер ул ПЦР-тестлардан башка прививка вакытында «Спутник V» препараты кулланылуы турында сертификаты булган һәм коронавирус инфекциясе кичергән туристларны гына кабул итә. Бу хакта Туроператорлар ассоциациясе сайты хәбәр итә.

ANEXTour матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, яңа кагыйдәләр 14 сентябрьдән гамәлгә кергән. Хәзер ял итәргә юл тоткан, Россиянең башка вакциналарын кадаткан туристларның Төркиягә килгәнче 72 сәгать алдан ясалган ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе яки 48 сәгать алдан ясалган антигенга тест нәтиҗәсе булырга тиеш.

«Спутник V» вакцинасы белән прививка ясату турындагы сертификатка килгәндә, ул инглиз телендә язылырга, анда чит ил паспорты мәгълүматлары күрсәтелергә (алар дәүләт хезмәтләренә керткән очракта автомат рәвештә чыга), шулай ук QR-код булырга тиеш.

Шунысын да искәртик: Туроператорлар ассоциациясе элегрәк хәбәр иткәнчә, Төркия танылган вакциналар исемлегеннән Россиянең бер компонентлы «Спутник Лайт» препаратын төшереп калдырган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100