news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирус инфекциясен дәвалауда яңа ысул куллана башладылар

Беренче чиратта, әлеге терапияне коронавирус инфекциясе йоктырган көмәнле хатыннар алды.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү коронавирусны дәвалауда яңа терапия кулланыла башлаган Россиянең беренче шәһәре булды. Беренче чиратта, аны әлеге инфекцияне йоктырган көмәнле хатыннар алды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы башкала мэры сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«Мәскәү Россиядә беренчеләрдән булып вирусны нейтральләштерә торган моноклональ антитәнчекләр төркеменә кергән өр-яңа препаратлар куллана башлады. Дөньяда аларны коронавирусның иртә стадиясендәге, чир авыр формада узу куркынычы булган пациентларны дәвалауда файдаланалар. Яңа терапияне, беренче чиратта, коронавирус инфекциясе йоктырган көмәнле хатыннарга карата кулланырга тәкъдим иттеләр. Мәскәүдә алар өчен медицина ярдәме күрсәтүнең яңа алгоритмнары булдырылды», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100