Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин үз даирәсендә берничә дистә кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруын әйтте
РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия лидерының сау-сәламәт булуын һәм эш графигы үзгәрмәвен искәртте.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үз даирәсендә берничә дистә кешенең коронавирус инфекциясе йоктыруы хакында сөйләде. Шуңа бәйле рәвештә, Россия лидеры берничә көн дәвамында үзизоляция режимын үтәргә карар кылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Белгәнегезчә, минем соңгы көннәрдә Дүшәнбегә сәфәрем булмый калды. Бик кызганыч булса да, бу минем даирәдә коронавирус очракларының ачыклануы белән бәйле. Бу бер-ике очрак кына түгел, ә берничә дистә кеше. Һәм хәзер берничә көн дәвамында үзизоляция режимын үтәргә туры киләчәк», — диде Россия дәүләте башлыгы Күмәк иминлек турындагы килешүне оештыру Күмәк иминлек советы (ул анда дистанцион рәвештә катнашты) утырышында.
14 сентябрьдә Владимир Путин Таҗикстан лидеры Эмомали Рахмон белән телефоннан сөйләшкәндә үзизоляция режимын үтәргә мәҗбүр булуы хакында белдергән иде.
Соңрак РФ Президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия лидерының сау-сәламәт булуын һәм эш графигы үзгәрмәвен искәртте.
«Путин да, „Спутник V“ да гадәти режимда эшли. „Спутник V“ вакцинасының нәтиҗәлелеге расланган, ул шактый югары. Президент Путинның нәтиҗәлелеге тагын да югарырак», — диде Кремль вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз