news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы «Спутник V» вакцинасын хуплауны туктатты

Әлеге процедура кайбер «кирәкле үзгәрешләр» кертелгәч, шулай ук кабат тикшерү үткәрелгәннән соң яңадан башланачак.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы коронавирус инфекциясенә каршы Россиядә уйлап табылган «Спутник V» вакцинасын хуплау турындагы мәсьәләне карауны туктатты. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Панамерика сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы урынбасары, доктор Жарбас Барбосага сылтама белән хәбәр итә.

«Спутник V» вакцинасын ашыгыч рәвештә куллану өчен хуплау процессына килгәндә, ул туктатылды, чөнки әлеге препаратны җитештерүнең бер өлешен тәшкил иткән фабрикаларның берсен тикшергән вакытта бу фабриканың производствоның тиешле практикаларын куллану белән риза булуы ачыкланмаган», — дип белдерде белгеч.

Ул билгеләп үткәнчә, процедура кайбер «кирәкле үзгәрешләр» кертелгәч, шулай ук кабат тикшерү үткәрелгәннән соң яңадан башланачак.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Н. Ф. Гамалея үзәгендә эшләнгән прививканың тулы документлар пакетын Россиянең кайчан тәкъдим итүен көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100