Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлек эчендә Татарстанда 20 кеше коронавирус йоктырган
Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 6900 очрагы теркәлгән.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда узган тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясе белән зарарлануның егерме очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 20 яңа очрагы теркәлде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында 6900 очрак ачыкланды», — дип хәбәр итте спикер.
Авдонина сүзләренә караганда, тәүлек эчендә коронавируска 5345 ПЦР-тест үткәрелгән. Авырулар белән элемтәгә кергән 737 кешене медицина хезмәткәрләре күзәтеп тора.
Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, Covid-19 инфекциясеннән узган тәүлектә республиканың 15 кешесе терелде, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз