Татарстанда коронавирустан тагын ике кеше үлгән

Республикада Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 70 кеше үлгән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казанда яшәүче 1955 елда туган хатын-кызны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә ике яклы полисегментар пневмония белән китергәннәр. Хатын-кызның хроник авырулары кискенләшү сәбәпле, хәле начарланган.

«Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсеннән ачыкланган», —  диделәр матбугат хезмәтендә. Авыруда коронавиурс инфекциясе булуы ачыкланган.

1963 елда туган хатын-кызны Казанның 7нче клиник хастаханәсенә ике яклы пневмония белән китергәннәр. Пациентның җитди хроник авырулары булган. Лаборатория тикшеренүләреннән соң аның коронавирус инфекциясеннән үлүе ачыкланган.

16 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән барлыгы 70 кеше үлгәнлеге теркәлгән.