news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавируска күмәк иммунитетны тикшерүнең икенче этабы башланды

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе яңа коронавиурс инфекциясенә антитәнчекләрнең саклануын тикшерәчәк.

Татарстанда коронавируска күмәк иммунитетны тикшерүнең икенче этабы башланды
Рамил Гали

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе яңа коронавирус инфекциясенә коллектив иммунитетын өйрәнү буенча тикшеренү эшләрен дәвам итә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«7 сентябрьдән икенче этап бара, ягъни без шул ук респондетлардан кан алабыз. Без ул кешеләрне табып, чакырабыз. Атна ахырына кадәр 2900 үрнәк китереләчәк, бүген 2600е китерелгән», — диде спикер.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары искәрткәнчә, 26-30 июньдә республиканың һәр районында җиде яшь төркеменә кергән кешеләрдән кан алдылар. Татарстанда тикшеренүләрдә барлыгы 2947 кеше катнашты.

Беренче этап нәтиҗәләре буенча республикада яшәүче һәр өченче кешедә яңа коронавирус инфекциясенә иммунитет бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100