Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Республика клиник хастаханәсендә Ярославльдән килгән яшүсмерне коткарганнар
Торакаль хирурглар үпкәләре авырта торган 16 яшьлек малайга операция ясаган.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең торакаль хирурглары Ярославльдән килгән егетне коткарды. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
16 яшьлек егет үпкәләр авыртуына заралана. Әнисе аны хастаханәгә алып бара, табиблар типик бронхиттан тыш, берни дә тапмый, дарулар язып, өйгә дәваланырга кайтарып җибәрә. Авыртулар бетә, әмма өч айдан соң янә башлана.
Бу юлы медиклар егет сәламәтлегенең җитди проблема булуын — пневмоторакс-плевра куышлыгында һава җыелуын ачыклый.
Ярославль хастаханәсендә егеткә ярдәм күрсәтә алмыйлар, чөнки биредә балаларны дәвалый торган мондый бүлек юк. Гаилә Казанда әтисенә операция ясаган хирургка мөрәҗәгать итә.
Берничә көннән яшүсмер РКХнең 2нче номерлы торакаль хирургия бүлегенә керә. Операцияне 2нче торакаль бүлек мөдире Евгений Тришин һәм РКХнең торакаль хирургы Бульямин Магомедов ясадылар.
Операция берничә сәгать дәвам итә, уңышлы уза. Егет тулысынча сәламәт һәм әнисе белән өенә кайтып китә, диелә бу хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз