news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Covid-19 вакцинасын сынауда катнашучы хатын-кызларга балага узуны тыйдылар

«Спутник V» вакцинасын сынауда катнашучыларга тәкъдимнәр әйтелде.

(Казан, 16 сентябрь,«Татар-информ»). Covid-19 инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасын теркәү тикшеренүләрендә катнашучы хатын-кызларга балага узу киңәш ителми, шулай ук барлык ирекле катнашучыларга хәмер кулланудан баш тартырга кирәк. Бу хакта клиник тикшеренүләр протоколына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Әгәр сез тикшеренүдә катнашырга җыенсагыз, аны үткәрү чорында сезгә бала узарга, баланы күкрәк сөте белән имезергә, шулай ук вакцинациядән соң өч ай дәвамында күкәй күзәнәкләре доноры булырга киңәш ителми», — диелә документта.

Йөккә узучыларны шунда ук вакциналаштырудан читләштерәчәкләр һәм күзәтүгә алачаклар, дип искәртелә.

Ирекле катнашучыларга вакцинациягә кадәр 3 көн кала алкоголь кулланмаска, ә тикшеренү вакытында аны артык кулланудан тыелырга кирәк. Тәмәке тартучылардан көненә уннан артык тәмәке тартмауларын сорыйлар.

Элегрәк «Татар-информ» Covid-19 вакцинасының пилот партиясен югары риск төркемнәре өчен РФ субъектларына җибәргәннәрен хәбәр иткән иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100