news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус йоктырган

Авыруларның иң күп очрагы Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә ачыкланган.

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Сельвина Илькаева). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 49 кеше коронавирус йоктырган. Шуларның җидесе читтән кертелгән. Калган 42 очрак элемтә юлы белән йоккан.

«14 кеше хастаханәгә озатылган, 35 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Авыруларның иң күп очрагы Казанга (30) һәм Чаллыга (10) туры килә. Тукай районында 4 авыру очрагы, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Яшел Үзән һәм Мөслим районнарында берәр очрак ачыкланган.

15 августка респбуликада барлыгы 24,7 мең кеше коронавирус йоктырган, 21,7 мең кеше терелгән.

921 827 кеше вакцинация ясаткан (узган тәүлектән 4052 кеше прививка алган). 741 702 кеше препаратның ике дозасын да алган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot