news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Декоратив мандаринның яман шешкә каршы үзлеге ачыкланган

Кумкватны кабыгы белән ашарга ярый, аннан кайнатма һәм мармелад ясарга була, чәйгә өстәргә яки десерт һәм салатлар әзерләгәндә файдаланырга мөмкин.

(Казан, 16 август, «Татар-информ»). «Декоратив мандарин» һәм «алтын әфлисун» дип тә атала торган кумкват җимеше организмда шешләр үсүне әкренәйтергә, азык эшкәртү системасына ярдәм итәргә сәләтле булуы ачыкланган. Ул цитруслылар гаиләсенә карый. Бу хакта РИА Новости Төркиянең Sabah басмасына сылтама белән хәбәр итә.

Ул организмның авыруларга каршы тору үзлеген ныгыта һәм, барыннан да элек. Аны сезонлы салкын тию һәм грипп белән авыручы кешеләргә ашарга кирәк. Моннан тыш, кумкват җимешләре шулай ук ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлегенә һәм анорексия, күңел болганган вакытта һәм ашказаны начар эшләгәндә ярдәм итә.

Кумкватның мөһим функциясе булып шулай ук онкологик авырулар үсешенең акрынайтуы санала. Бу җимештә булган флавоноидлар организмда яман шеш үсешенә китерә торган канцероген матдәләргә каршылык күрсәтә. 

Моннан тыш, кумкватта кальций күләме югары булу сөякләрне ныгытуга, җыерчыкларны һәм пигмент тапларын булдырмауга ярдәм итә. Җимештәге А витамины күзләр сәламәтлеге өчен файдалы һәм катаракта үсешен булдырмый калырга да сәләтле, диелә хәбәрдә.

Кумкватны кабыгы белән ашарга ярый. Мәкалә авторы аннан кайнатма һәм мармелад ясарга, чәйгә өстәргә яки десерт һәм салатлар әзерләгәндә файдаланырга киңәш итә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100