news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб эссене җиңел кичерү өчен 10-15 минут саен су эчәргә киңәш итә

Яшелчә, яшеллек һәм җиләк-җимеш шулай ук эсселекне җиңел кичерергә ярдәм итәчәк.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Россиядә яшәүчеләргә эссене җиңел кичерү өчен күбрәк су һәм яшел чәй эчәргә, ботка, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Эссе һава шартларында һәр 10-15 минут саен 1-2 йотым су эчәргә кирәк. Бераз цитруслы җиләк-җимеш һәм бөтнек өстәргә мөмкин. Яшел чәй (көненә 2-4 стакан) сусауны басарга ярдәм итә, аның составында катехиннар бар, ул картаюга юл куймый торган куәтле антиоксидантлар», — диде «СберЗдоровье» медицина онлайн-сервисы диетологы Маргарита Макуха.

Яшелчә, яшеллек һәм җиләк-җимеш шулай ук эсселекне җиңел кичерергә ярдәм итәчәк — аларның антиоксидант тәэсире бар, ә клетчатка ашкайнату процессы өчен уңай тәэсир итә, майлар һәм углеводлар үзләштерелүен акрынайта, анда минераллар һәм витаминнар бар, дип аңлатты белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100