news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ярты ел эчендә Татарстанда җиде меңнән артык яман шеш очрагы ачыкланган

Республикада яман шеш авыруларыннан үлүчеләр 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 процентка кимегән.

(Казан, 16 июль, Татар-информ», Эвелина Киселева). Бу ел башыннан Татарстанда 7 мең 254 онкология авыруы ачыкланган, бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ярты процентка кимрәк. Бу хакта Республика клиник онкология диспансерының оештыру-методик бүлеге башлыгы Камил Шакиров 2020 елның беренче яртыеллыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ачык формалаштырылган максатлар һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләренә багышланган утырышта сөйләде.

«Агымдагы елның биш ае мәгълүматлары буенча, онкологиядән үлүчеләр 100 мең кешегә 186,2 очрак булган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,5 процентка кимрәк. Авырулар саны үзгәрмәде диярлек, ул узган ел белән чагыштырганда 0,5 процентка кимрәк», – диде докладчы.

Тулаем алганда, Татарстан буенча авыручылар саны 100 мең кешегә 373,8 очрак тәшкил иткән.

Өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыру барышында беренче яртыеллыкта 262 яман шеш очрагын ачыклауга ирешкәннәр, шуларның 212се – беренче яки икенче стадиядә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100