Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авыл медицина хезмәткәрләре быел 132 млн сум акча алачак
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы «Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары буенча кимендә йөз медицина хезмәткәренә акча түләргә планлаштыра.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Быел Татарстанда авыл җирлегенә күчкән медицина хезмәткәрләренә 132 млн сумнан артык акча түләргә җыеналар. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белеме һәм аттестация бүлеге башлыгы Алсу Җәләлова 2020 елның беренче яртыеллыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының ачык формалаштырылган максатлар һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләренә багышланган утырышта сөйләде.
«2020 елда программалар буенча кимендә йөз белгечкә 132 млн 250 мең сум акча бирү планлаштырыла», – дип аңлатты докладчы.
«Земский доктор» һәм «Земский фельдшер» программалары буенча бер медицина хезмәткәренә бер тапкыр бирелә торган түләү күләме табиб өчен 1-1,5 млн сум һәм фельдшер өчен 500 меңнән 750 мең сумга кадәр тәшкил итә.
2019 ел нәтиҗәләре буенча 78 табибка бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләре 1 млн сум булды, ә 500 мең сум күләмендә 22 фельдшер алды. 2018 елда түләүләрне 72 табиб һәм 14 фельдшер алган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз