news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан табибларының яртысы диярлек квалификацияле категориягә ия

Квалификацияле категориягә ия булган табиблар санын 40,2 процентка кадәр арттыру бурычы вакытыннан алда һәм арттырып үтәлде.

Татарстан табибларының яртысы диярлек квалификацияле категориягә ия
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 16 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда табибларның 45,5 проценты квалификацияле категориягә ия. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина белеме һәм аттестация бүлеге башлыгы Алсу Җәләлова 2020 елның беренче яртыеллыгында ведомствоның ачык формалаштырылган максатлар һәм бурычларны үтәү нәтиҗәләре турында фикер алышу барышында сөйләде.

«2020 елның I кварталы йомгаклары буенча 4938 белгеч квалификацияле категориягә ия, бу өч елдан артык эш стажы булган табиблар өлешенең 45,5 процентын тәшкил итте», - диде докладчы.

Шулай итеп, ачык формалаштырылган максат - 2020 елда квалификацияле категориягә ия булган табиблар өлешен 38 проценттан 40,2 процентка кадәр арттыру ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан вакытыннан алда үтәлгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100