news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 29 кеше коронавирус йоктырган

Республикада барлыгы 433 950 кеше коронавирустан вакцинация узган.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 29 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«8 кеше хастаханәгә салынган, 21 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 20 кеше ковид йоктырган. Чаллыда коронавирус белән авыруның - өч, Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск, Спас районнарында берәр очрагы теркәлгән.

16 июньгә Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 21 967 тапкыр куелган. 19 366 кеше (узган тәүлектә — 34 кеше) коронавирустан терелгән.

Республикада барлыгы 433 950 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 302 658 кеше вакцинаның икенче дозасын ясаткан.

Коронавирустан вакцинация ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга, 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга мөмкин.

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100