news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия экспертлары Төркиядә коронавирус вазгыятен тикшерәчәк

Төркиядә һәм Танзаниядә коронавирус эпидемиясе вазгыяте катлаулы булу сәбәпле, Россия бу илләр белән авиаэлемтәне 21 июньгә кадәр туктатты.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Эвилена Киселева). Россия белгечләре илдә коронавирус вазгыятен бәяләү өчен Төркиягә барачак. Делегация Россия белән авиаэлемтәне яңарту мәсьәләсен хәл итәчәк. Бу турыда Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Элегрәк төзелгән килешүләр кысаларында вазгыятьне бәяләү өчен Төркиягә Россия экспертлары төркеме җибәреләчәк. Сәфәр агымдагы атна уртасында планлаштырылган. Аның нәтиҗәләре буенча авиаэлемтәне яңарту һәм туристлык хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлеге турында карарлар кабул ителәчәк», диелә хәбәрдә.

Делегациягә Роспотребнадзор һәм аның фәнни-тикшеренү институтлары, Ростуризм һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы учреждениеләре белгечләре керде.

Белгечләр Төркиядә Covid-19 таралу белән бәйле вазгыятьне, эпидемиягә каршы чаралар һәм популяр юнәлешләрдә туристларның сәламәтлеген саклау буенча чараларны бәяләячәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия 15 апрельдән 1 июньгә кадәр Төркия белән пассажир авиаэлемтәсен чикләде. Төркиядә һәм Танзаниядә коронавирус эпидемиясе вазгыяте катлаулы булу сәбәпле, Россия бу илләр белән авиаэлемтәне 21 июньгә кадәр туктатты, дип хәбәр иттеләр 31 майда коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча оператив штабта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100