news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург «Спутник»ның Һиндстан штаммына каршы нәтиҗәлелеге турында әйтте

Белгеч сүзләренчә, «Спутник V» антитәнчекләр концентрациясе буенча бик зур запас булдыра.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Белгечләр Мәскәүдә коронавирусны яңа төрен ачыклаган, ул һинд штаммының үзгәртелгән төре. Лаборатория шартларында аңа каршы «Спутник V» вакцинасы нәтиҗәле булуын күрсәтә. Бу турыда Гамалея исемендәге илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Хәзер Мәскәүдәге корнавирус штаммнарын билгелибез, ә монда Ухань штаммы гына түгел, үзгәртелгән һинд штаммы да бар. Без хәзер бу штаммнарга каршы „Спутника V“ вакцинасының нәтиҗәлелеген өйрәнәбез», — диде Гинцбург.

Лаборатория тикшеренүләре «Спутник V» вакцинасының коронавирусның һинд штаммына карата нәтиҗәле булуын күрсәтә.

Белгеч сүзләренчә, «Спутник V» антитәнчекләр концентрациясе буенча бик зур запас булдыра. «Вакцина ясаткан кеше һинд штаммыннан сакланган була», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100