news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр Россиядә коронавирус белән авыру очракларының иң югары ноктасын фаразлады

Аның фикеренчә, авыруның иң югары ноктасы июль уртасына туры килә, ул вакытта авыручылар саны 580 мең кеше тәшкил итәчәк.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербург университеты математиклары Россиядә коронавирус белән авыру темпы арту буенча яңа фаразлар ясаган. Бу турыда «Известия»гә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Эпидемиянең агымдагы дулкынында яңа очракларны күбесе июнь ахырында теркәлергә һәм бу якынча 25 мең булырга мөмкин», — дип сөйләде Санкт-Петербург дәүләт университеты энергетика системаларын математик модельләштерү кафедрасы мөдире Виктор Захаров.

Аның фикеренчә, авыруның иң югары ноктасы июль уртасына туры килә, ул вакытта авыручылар саны 580 мең кеше тәшкил итәчәк. Бу гыйнвардагы иң зур күрсәткечне (560 мең кеше) узып китә дигән сүз. Кышның беренче аенда COVID-19 инфекциясенең яңа очраклары 29 меңгә җиткән иде, диде ул.

Июль уртасында ковид йоктыруның яңа очраклары тәүлегенә 20 меңгә кадәр кимиячәк, ә август башында иң югары нокта күрсәткеченең яртысын тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100