news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә 32 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 010 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә 32 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 32 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«16 кеше хастаханәгә озатылган, тагын 16 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 17, Чаллыда — биш, Яшел Үзән районында — дүрт, Биектау районында — ике, Әгерҗе, Азнакай, Әтнә һәм Тукай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 010 очрагы теркәлгән, 17 980 кеше (шуларның тугызы — узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100