news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадыш районы хастаханәсенең баш табибы медицина көллияте студентлары белән очрашты

Яшь белгечләргә вакансияләр тәкъдим ителде.

Мамадыш районы хастаханәсенең баш табибы медицина көллияте студентлары белән очрашты
https://minzdrav.tatarstan.ru/

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Бу атнада Мамадыш үзәк район хастаханәсендә баш табиб Дамир Хаҗиев Казан, Алабуга һәм Минзәлә медицина көллиятләрен тәмамлаучы студентлар белән очрашты. Очрашу Мамадыш районының сәламәтлек саклау музеенда дустанә шартларда узды.

Хәзерге вакытта диплом алды практикасын 15 студент уза, аларның һәркайсы белән баш табиб шәхсән танышты, Район үзәк хастаханәсендә һөнәри үсеш мөмкинлекләре, максатчан юнәлеш буенча югары белем алу, хастаханәне җиһазландыру һәм медицина ярдәме күләмнәре турында сөйләде. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Катарактаны факоэмульсификацияләү буенча уникаль операцияләр, гемодиализ бүлекләре, эндоскопия бүлеге, иң заманча җиһазланышы булган операция бүлекләре эшенә аерым игътибар бирелде. Яшь белгечләргә вакансияләр тәкъдимителде, барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100