news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән

Бер кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 83 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән
Татар-информ архивы

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы теркәлгән. Бер кеше инфекцияне чит илдә йоктырган, калган 83 кеше аны башка авырулар белән якыннан аралашканнан соң эләктергән. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

«34 кеше хастаханәгә озатылган, 50се өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», - диде Лилия Галимова.

Казанда коронавирус инфекциясе йоктыруның – 41, Чаллыда – 17, Яшел Үзән районында – 5, Түбән Кама районында – 4, Апас һәм Лаеш районнарында – өчәр, Минзәлә районында – 2, Азнакай, Әлки, Арча, Биектау, Чүпрәле, Алабуга, Кайбыч, Питрәч һәм Спас районнарында берәр очрагы ачыкланган.

Эпидемия башланганнан алып Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 2148 очрагы теркәлгән.

1108 кеше (шуларның 102се – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100