news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Идел буе округы төбәкләре арасында коронавирус таралышы буенча 10нчы урында

100 мең кешегә күчереп исәпләгәндә, Идел буе федераль округында инфекция йоктыручыларның күбесе Мордовия Республикасында теркәлгән.

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 100 мең кешегә 52,9 очрак тәшкил итә. Идел бу федераль округы төбәкләре арасында республика әлеге күрсәткеч буенча 10нчы урынны били. Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы Марина Патяшина республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Докладтан күренгәнчә, Идел буе федераль округында Covid-19 коронавирус инфекциясе таралышы буенча беренче урында – Мордовия Республикасы, анда 100 мең кешегә 166,3 очрак туры килә. Икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе (100 мең кешегә – 183,6 очрак), өченчедә – Марий Эл Республикасы (100 мең кешегә – 158,5 очрак).

Татарстанга караганда, Идел буе федераль округының дүрт төбәгендә генә әлеге күрсәткечләр түбәнрәк. Бу – Башкортстан Республикасы (100 мең кешегә – 46,3 очрак), Самара өлкәсе (40,9), Пермь крае (35,3) һәм Удмуртия Республикасы (27,1).

Докладчы сүзләренчә, Татарстан РФ субъектлары арасында әлеге уңайдан 59нчы баскычны били, Россия буенча 100 мең кешегә күчереп исәпләгәндә уртача 179,1 очрак туры килә.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыручыларның гомуми саны 2148гә җитүе хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100