news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 32 кеше коронавирус йоктырган

Республикада соңгы тәүлектә 49 кеше терелгән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 32 очрагы теркәлде. Бүгенге көндә арта барып, 19 964 очрак билгеле», — диде ул.

ТР баш санитар табибы урынбасары сүзләренә караганда, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 7,8 мең тест үткәргән.

Республикада 3691 кеше Covid-19 вирусына шик булып яки авыру белән контактта булганлыктан күзәтүдә тора.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, коронавирустан республиканың 17 меңнән артык кешесе дәваланды, шуларның 49ы — соңгы тәүлек эчендә, дип белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot