news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр: Дөньяда коронавирус таралу тизлеге тиздән иң югары ноктага җитәчәк

Дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны һәм үлем-китем очраклары безне борчый торган тизлектә артуын дәвам итә, диде Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенең таралу тизлеге пандемия башланганнан бирле иң югары күрсәткечкә якынлаша. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесуска сылтама белән хәбәр итә.

«Бөтен дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны һәм үлем-китем очраклары безне борчый торган тизлектә артуын дәвам итә. Дөньяда яңа очракларның атналык күләме соңгы айларда ике тапкыр диярлек артты һәм ул пандемия башланганнан бирле иң зур күрсәткечкә якынлашып килә. Элегрәк коронавирус зур тизлектә таралмаган кайбер илләрдә хәзер инфекция йоктыручыларның артуы күзәтелә», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100