news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөекбританиядә коронавирус инфекциясенең яңа штаммы табылган

Вирусның яңа вариациясендә ике аксымлы мутация бар, шунлыктан ул вакциналарга бирешмәскә мөмкин.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бөекбританиядә коронавирусның штамм-мутантын ачыклаганнар.

РИА Новости агентлыгы белгечләргә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ул яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең башка вариантлары белән чагыштырганда йогышлырак һәм вакциналарга бирешми торган булырга мөмкин.

Беренче тапкыр әлеге мутация Һиндстанда табылган, шуңа күрә ул Британия һәм Бразилия штаммнары аналогиясе буенча шартлы рәвештә «һинд» мутациясе дип атала.

«Иҗтимагый сәламәтлекне саклау идарәсе коронавирусның яңа штаммына „вариант тикшерү процессында“ дигән статус биргән. Беренче тапкыр Һиндстанда табылган вариантның берничә мутациясе бар. Идарә Бөекбританиядә 77 очракны ачыклаган, иҗтимагый сәламәтлекне саклау буенча барлык чаралар күреләчәк», - дип билгеләп үттеләр идарәдә.

Көнчыгыш Англия университетының медицина профессоры Пол Хантер белдергәнчә, вирусның яңа вариациясендә ике аксымлы мутация бар.

«Ул Бразилия һәм Көньяк Африка вариантларына караганда вакциналарга бирешмәскә мөмкин», - дип саный галим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100