news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән

Лилия Галимова коронавирус диагнозы кайсы район-шәһәрләрдә куелганын әйтте.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 21 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«10 кеше госпитальләргә озатылган, 11 кеше өендә дәвалана, авырулары җиңел формада уза», — диде ул.

Коронавирус табылган кешеләр: 18 яшькә кадәр — 1 кеше, 18-30 яшь аралыгында — 3, 30-50 яшьлекләр — 5, 50-60 яшь аралыгында — 4, 60-70 яшь аралыгында — 7 кеше. Тагын бер 70-80 яшь аралыгында өлкән кеше.

«8 очрак читтән кертелгән, 13 очрак якыннары белән контакттагылар. 8 кеше Казаннан, 5 кеше Чаллыдан, 2 кеше Лаеш, Тәтеш, Буа, Мамадыш, Азнакай, Саба, Балтач районнарында берәр кеше», — диде Лилия Галимова.

Республикада барлыгы 128 кешедә коронавирус диагнозы ачыкланган. 21 кеше сәламәтләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100