news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда йөкле хатынга бала туганчы скрининг үткәрү тәртибе турында искәртәләр

Скрининг ясау вакытын һәр хатын-кыз өчен акушер-гинеколог аерым билгели.

Татарстанда йөкле хатынга бала туганчы скрининг үткәрү тәртибе турында искәртәләр
Солтан Исхаков

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Дөньяда яңа коронавирус йогышы (COVID-19) таралу куркынычын кисәтү һәм киметү буенча чараларны тормышка ашыру кирәклеген исәпкә алып, йөкле хатыннарга бала туганчы скрининг үткәрү тәртибен искә төшерәләр. Мондый тикшерү яралгының һәм яңа туачак баланың тумыштан килгән аномалияләрен диагностикалау максаты белән оештырыла. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы пренаталь диагностика үткәрү кагыйдәләре турында хәбәр итә.

Йөкле хатын көчле респиратор-вирус авыруы, пневмония белән авырмаса, коронавирус йогышы (COVID-19) белән белән авыручы белән элемтәдә булмаса, 11-13 атна 6 көн срогында пренаталь диагностиканың беренче этабын уздыралар. Моның өчен йөкле хатын Татарстан Республикасының пренаталь диагностикасы үзәкләренә расланган маршрут буенча җибәрелә.

Беренче триместрда скрининг үткәрелергә тиеш, ләкин йөкле хатын үз-үзеңне изоляцияләү режимында яшәсә, көчле респиратор-вирус авыруы, пневмония белән авырса, яки коронавирус инфекциясе белән авыручылар белән контактта булса, пренаталь скрининг 18-21 атнадагы икенче триместр скринингына кадәр кичектерелә.

Икенче һәм өченче триместрда ультратавыш скринингы үткәрелергә тиеш. Бу вакытта йөкле хатын кискен респиратор-вирус авыруы, пневмония белән авырмаса, яңа коронавирус инфекциясе белән авыру белән контактта булмаса, расланган маршрут нигезендә ультратавыш скринингы узалар.

Икенче һәм өченче триместр ультратавыш скринингы үткәрергә тиеш булып та, йөкле хатын бу чорда үз-үзеңне изоляцияләү режимында булса, яки йөкле көчле респиратор-вирус авыруы, пневмония белән авырса, коронавирус инфекциясе (COVID-19) белән авыручылар белән контактта булса, пренаталь скрининг үткәрү датасын акушер-гинеколог аерым билгели.

Пренаталь диагностика үзәгенә җибәрер алдыннан, эпидемиологик анамнезны җентекләп җыялар, бу белешмәне талонга кертәләр. Скрининг уздыру көнен яшәү урыны буенча хатын-кызлар консультациясендәге акушер-табиб билгели.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100